2020 елның 11 сентябрендә " Җәлил картлар һәм инвалидлар йортында ТАССРның 100 еллыгына багышланган «Минем республикамның елмаюы» ФОТОконкурсы узды. Хезмәт терапиясе буенча Инструктор Гильманшина Зөлфирә Равил кызы социаль хезмәт алучыларның оригиналь фоторәсемнәрен күрсәтте һәм «Республика елмаюы»дип исемләнгән фотокүргәзмә эшләде. Аның максаты-өлкән яшьтәге кешеләрне һәм инвалидларны татар телен, мәдәниятен һәм туган як тарихын өйрәнүгә, туган республикабызга мәхәббәт тәрбияләүгә җәлеп итү.
Фотокүргәзмә беренче кат фойесында оештырылган иде, анда аны теләгән һәркем карый алды. Татар шагыйрьләре Габдулла Тукайның «И туган тел», Муса Җәлилнең «Чишмә»әсәрләре укылды. Күргәзмәдә катнашкан социаль хезмәтләр алучыларга рәхмәт белдерелде.
Мондый күргәзмә ярдәмендә биредә яшәүчеләр бер-берсе белән якынрак танышалар, төрле чараларда катнашучы актив кешеләрне күрергә һәм бәяләргә өйрәнәләр.