«Һөнәрне сайлау» сәгате Лениногорск КЦСОНда

2020 елның 11 сентябре, җомга

«Көзге игелекле эшләр эстафетасы # МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН» акциясе кысаларында «Исток-Башлангыч» Лениногорск халыккак социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль педагогы Наталья 11 сентябрь көнне «Һөнәр сайлау» дип исемләнгән мәгълүмати сәгать үткәрде. Әлеге чарада гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегендә хезмәт күрсәтүдә булган 6 балигъ булмаган бала катнашты.

Очрашуның максаты - балаларга хезмәт базарындагы ихтыяҗлар турында мәгълүмат бирү.  Булачак һөнәрне сайларга ярдәм итү.

Әңгәмә барышында катнашучылар һөнәрне дөрес сайлау турында фикер алыштылар. Уздырылган профессиональ тест мәнфәгатьләргә һәм сәләтләргә туры килә торган һөнәри өлкәләрне билгеләргә ярдәм итте.

Нәтиҗә ясап, балалар һөнәр сайлауның төп кагыйдәләре итеп "Телим", "Булдырам", "Кирәк" девизы белән эш итәргә кирәк, дигән нәтиҗә ясадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International