Кама Тамагы үзәк район хастаханәсенең медицина профилактикасы кабинеты хезмәткәре Л.Н. Әминова Кама Тамагы муниципаль районы “Богородский рай” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге” хезмәткәрләре арасында гриппны һәм башка кискен респиратор вирус инфекцияләрен профилактикалау чаралары ,грипп иммунопрофилактикасының өстенлекләре турында мәгълүмат бирү максатында лекция-әңгәмә уздырды.Әңгәмә вакытында грипп инфекциясе таралуга бәйле рәвештә, пандемия чорында куркынычсызлык чараларын үтәү турында инструктаж үткәрелде.