2020 елның 11 нче сентябрьндә а Югары Утар акылга зәгыйфь балалар йорты – интернатында тәрбияче Фазлыева Л.Х. «Игелекле эшләр» атнасы кысаларында «Игелеклеләр көне» үткәрде.
Максат: Балаларда ихтирам, игелек, кайгыртучанлык хисе тәрбияләү. Җаваплылык, үзара ярдәмләшү хисләрен үстерү.
Катнашучылар: 4 тэрбияләнүче.
Бүген тәрбияче Фазлыева Л.Х. "Игелекле эшләр атнасы" кысаларында "Игелекләр көне" үткәрде, тәрбияләнүчеләр көне буе бер-берсенә әдәпле сүзләр белән генә мөрәҗәгать итәргә тырыштылар, өлкәнрәкләр кечкенәләрне киендерделәр. Санитаркаларга корпуста идәннәрне юарга булыштылар, хезмәткә кушылдылар.
Барлык тәрбияләнүчеләр тәрбияче белән килешеп, изге гамәлләр кылырга һәм билгеле бер көннәрдә генә түгел, һәрвакыт әдәпле булырга кирәк икәнлеген аңладылар.