Аеклык - уртак эш

2020 елның 11 сентябре, җомга

Сәламәт яшәү рәвеше зарарлы гадәтләр белән бергә була алмый. Безнең җәмгыятьне зарарлы гадәтләр һәм аларның нәтиҗәләре бик  борчый. Шуңа күрә Бөтенроссия аеклык көнендә Яр Чаллы шәһәренең «Солнышко» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияче Савайтан Н.В. “Аеклык - уртак эш” дип исемләнгән танып-белү чарасы үткәрде. Балалар беренче тапкыр аек булу көненең 1913 елда узуын һәм бу көнне теләсә нинди алкоголь сату тыелуын белделәр.

 Кызлар һәм малайлар тәрбияче Наталья Владимировна белән бергә зарарлы гадәтләр турында мәкальләр һәм әйтемнәр искә төшерделәр. Алкогольне ярату гына зарарлы гадәткә керми, тәмәке тарту, наркотиклар һәм хәтта компьютердан даими бәйлелек тә шул рәттә. Барысы бергә зарарлы гадәтләргә  - юк! Дип әйтергә өйрәнделәр.  Һәм һәркайсы үзе өчен аеклыкта - бәхет һәм тормыш нормасы дигән нәтиҗә ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International