ЯҢАЛЫКЛАР


14
сентябрь, 2020 ел
дүшәмбе

Балтачның "Наз" үзәгендә "Тәрбия мәктәбе" нең чираттагы дәресе узды. "Үзара бәйләнешне төзү принциплары. Хәрәкәткә сәләтле кешеләргә ярдәм итү. Төп кагыйдәләр һәм техника хәрәкәте" темаларына.


11
сентябрь, 2020 ел
җомга

2020 елның 10 сентябрендә Теләче муниципаль районындагы “Родник” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге»нең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре участокларга чыгып, социаль хезмәт алучылар белән үзләренең чираттагы очрашуын уздырдылар.

«Көзге игелек атнасы» акциясе кысаларында Тукай муниципаль районының «Шәфкатъ» социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль хезмәткәре Филига Минһаҗева район ветераннар һәм инвалидлар советының иҗтимагый оешмасы вәкилләре белән берлектә Боерган авыл җирлеге территориясендә яшәүче балачактан мөмкинлекләре чикле кешеләргә бару оештырды

Бүген Татарстан Республикасының хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрының урынбасары Бутаева Наталья Владимир кызы Зәй районына эшлекле визит белән килде

         Кукмара «Тылсым» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйгә йөреп  социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе  белгечләре, социаль хезмәткәрләре   «Өлкәннәр өчен куркынычсызлык мәктәбе»  социаль программасын  тормышка ашыру кысаларында  егерме социаль хезмәтләрдән файдаланучыларга чаралар үткәрделәр. Булачак Бөтенроссия аеклык көнен бәйрәм итү кысаларында социаль хезмәткәрләр социаль хезмәт алучы ир-атлар белән« Куркыныч эчемлекләр» дигән темага әңгәмә үткәрделәр.       

Яңа Чишмә районы “Кайгырту” үзәге өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә “Көз бүләкләре”акциясе үтте.   Бу акциядә  18  социаль хезмәткәр катнашты, алар үзләренең  социаль хезмәт алучыларына яшелчәләрне тозлау, маринадлау эшләрендә ярдәм итте.

2020 елның  11 сентябрендә   “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә “Көзге игелек атнасы” кысаларында «Георгий паркы» территориясен чистарту буенча “Игелек планетасы” белән берлектә хәйрия акциясе узды.

      2020 елның унберенче сентябрендә Бөтенроссия аеклык көне кысаларында «Тылсым» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге социаль педагогы Гөлия Мифтахова «Сәламәт яшәү – бик шәп!» дигэн төркемле дәрес уздырды. Чара сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга юнәлдерелгән иде.

Ел саен үткәрелә торган «Көзге игелек атнасы» чараларын үткәрү кысаларында «Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Лениногорск муниципаль районындагы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге» дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә «Игелекле Җир» акциясе үткәрделәр.

Социальные работники ГАУСО «Комплексный центр социального обслуживания населения "Родник" МТЗиСЗ РТ в Тюлячинском муниципальном районе помогают своим подопечным не только собирать выращенный урожай, но и с максимальной пользой сохранить его до предыдущего урожая.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International