Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль эш буенча белгеч Рәмзия Хәйбулова «Өлкән буын» милли проектының федераль проекты кысаларында социаль хезмәт алучылар өчен "Үзеңә ничек уңайлы, җиңел һәм җайлы-шулай эшлә!" дип исемләнгән үзрегуляция буенча савыктыру шөгыле үткәрде.
Чараның максаты: өлкән яшьтәге гражданнарны үзрегуляцияләү буенча шөгыльгә җәлеп итү, аларның физик, психик сәламәтлекләрен саклау һәм яхшы уңай кәеф тудыру.
Әгәр коронавирус эпидемиясе вакытында безгә әйләнә-тирәдәге күп кенә хәлләрне контрольдә тоту, үз сәламәтлегегезне саклау мөмкин түгел кебек тоела икән, югалып калмагыз, һәр кешенең сайлау мөмкинлеге бар - үз тормышыгызга кызыксынуны югалтмыйча, организмыгызны сәламәтләндерергә һәм ныгытырга тырышыгыз. Синхрогимнастика белән шөгыльләнү сезгә иҗади һәм физик эшкә сәләтлелекне тәэмин итәргә, акылның ачыклыгын һәм теләсә нинди хәлләрдә үз-үзеңә ышанычны сакларга ярдәм итәчәк.
Сәламәтләндерү чарасы саф һавада узды. Социаль хезмәт алучылар, кешеләргә һәрвакытта да кулланырга мөмкин булган синхрогимнастиканың уникальлеге турында белделәр, төрле кырыс каршы килү һәм чикләүләр булмаган урыннарда да ул өлкән буын кешеләрен җәлеп итә ала.
Шөгыль барышында катнашучылар Хасая Алиев методикасы буенча стрессны ачыклау тесты ясадылар, тәндәге киеренкелекне бетерү өчен, аның 5 минутлык әйләнешен - синхрогимнастиканы да үтәделәр. Күнегүләр ясап, алар үз игътибарларын гәүдәгә һәм күнегүләргә түгел, ә аларны борчыган проблемаларны хәл итүгә юнәлдерделәр (сәламәтлекләре, шәхси проблемалары һәм башкалар). Кабатлана торган хәрәкәтләр кешенең агымдагы халәте белән синхронлаштырыла, психик һәм физик процессларны синхронлаштыру стрессны бетерә. Гимнастиканы даими кулланганда, шәхеснең стресска чыдамлыгы арта, организм сәламәтләндерелә һәм төрле эшчәнлектә, хәтта шәхси тормышта да күпкә югарырак нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин.
Социаль хезмәт алучылар һәр күнегүнең организмга тәэсире һәм кешенең психоэмоциональ торышы турында белешмә алгач, активлашып, дәртләнеп һәм кызыксынып гимнастикага кушылдылар. Фикер алышканда, катнашучылар һәркем файдалана алырлык стресска чыдамлылык күнекмәләрен үзләштерүнең заманча методлары кирәклеге турында үзләренең матур тәэсирләре белән уртаклаштылар.
Чарада егерме биш кеше катнашты.