ЯҢАЛЫКЛАР


14
сентябрь, 2020 ел
дүшәмбе

14 нче сентябрь көнне Лесхозның өлкәннәр һәм инвалидлар йортында культорганизатор Мөбәрәкшина Г.Г. шушында яшәүчеләр белән Бочче уены оештырды. Уен бик ошады, чөнки бу уенны алар бик яратып уйныйлар.

2020 елның  14 сентябрендә   “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә  “Җир уртак йортыбыз” дигән танып- белү әңгәмәсе узды.

  Волонтерлар – бик җаваплы, актив кешеләр. Районыбызда нинди генә чара, бәйрәм, тантана булмасын, барысы да волонтерлар ярдәме белән үткәрелә. Чаралардан тыш, хәйрия эшләре дә волонтерларны урап узмый.

Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүчеләр аш-су мәктәбенә бик теләп йөрим

Җәлил картлар йортында  Экстремизмга юк! –дип аталган чара.

Аксубай районының «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында чәчтараш һөнәре турында, хезмәт эшчәнлегенә карата кызыксыну үстерүгә, хезмәткә намуслы, уңай караш формалаштыруга юнәлдерелгән тематик дәрес узды. 

«Өмет яры» халыкка социаль хезмәт күрстәтү комплекслы үзәге белгечләре, «Исток» отряды волонтерлары белән берлектә, Менделеевскида яшәүчеләр арасында «Терроризм – җәмгыятькә янау!» белешмәлекләре тараталар.

Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәт алучылар өчен психолог Чулпан Галләмова  Бөтендөнья аеклык көне кысаларында «Без сәламәт яшәү рәвеше өчен»  дигән темага профилактик чара үткәрде.

Безнең көннәрдә Бөтенроссия аеклык көнен билгеләп үтү җәмгыять өчен әһәмиятле вакыйга булып тора. 2020 нче елның 13 нче сентябрендә Түбән Каманың «Веста»үзәге белгече Рәмзилә Хафизова 14 нче социаль участокта «Балачактан - бер тамчы спиртлы эчемлек тә юк!» лозунгы астында алып барылучы “Сәламәт яшәү рәвеше өчен” дип аталган акция үткәрде. Максат: балаларда һәм аларның ата-аналарында үз сәламәтлегеңне саклауга кызыксыну тәрбияләү, аек яшәү рәвешенең өстенлеген күрсәтү.

11-13 сентябрьдә сайлаулар узды


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International