Волонтерлар – бик җаваплы, актив кешеләр. Районыбызда нинди генә чара, бәйрәм, тантана булмасын, барысы да волонтерлар ярдәме белән үткәрелә. Чаралардан тыш, хәйрия эшләре дә волонтерларны урап узмый. "Без бергә" хәйрия акциясен уздыру кысаларында, “Ирекле Волонтер” оешмасы «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү буенча комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә мөмкинлекләре чикләнгән балалар тәрбияләүче гаиләләргә бардылар. Акциянең максаты - җәмәгатьчелек игътибарын сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән балалар тәрбияләүче ата-аналарның тормыш эшчәнлеге проблемаларына җәлеп итү, гаиләләрне социаль адаптацияләштерү.