Безнең көннәрдә Бөтенроссия аеклык көнен билгеләп үтү җәмгыять өчен әһәмиятле вакыйга булып тора. 2020 нче елның 13 нче сентябрендә Түбән Каманың «Веста»үзәге белгече Рәмзилә Хафизова 14 нче социаль участокта «Балачактан - бер тамчы спиртлы эчемлек тә юк!» лозунгы астында алып барылучы “Сәламәт яшәү рәвеше өчен” дип аталган акция үткәрде. Максат: балаларда һәм аларның ата-аналарында үз сәламәтлегеңне саклауга кызыксыну тәрбияләү, аек яшәү рәвешенең өстенлеген күрсәтү.
Акция барышында белгеч урамда узучыларны сәламәт яшәү рәвеше алып барырга үгетләде, Бөтенроссия аеклык көне барлыкка килү турында сөйләде, бер гаилә әгъзасының алкоголизмы – бөтен гаилә бәласе икәнен әйтеп узды, кибеттәге сатучыларның тәмәкене һәм спиртлы эчемлекләрне балаларга сатарга ярамавы турында кисәтте, балаларга ни өчен физкультура һәм спорт белән шөгыльләнергә кирәклеге турында сөйләде.
Барлык катнашучыларга да алкоголь һәм энергетик эчемлекләрнең зыяны турында мәгълүмат язылган “Куркыныч эчемлекләр” буклеты таратылды.