Бүгенге көндә экстремизм Россия Федерациясенең милли иминлегенә чын куркыныч булып тора. Экстремистлык юнәлешендәге формаль булмаган хәрәкәтләрнең артуы күзәтелә. 14 сентябрь көнне «Җәлил картлар һәм инвалидлар интернат – йортында» хезмәт терапиясе буенча инструктор Гильманшина Зөлфирә һәм тәрбияче Гаязетдинова Резедә җитәкчелегендә Экстремизмга-юк! дигән темага чара үткәрелде.
Түгәрәк өстәлнең максаты-катнашучыларга фикер алышырга, булган проблемага үз карашларын белдерү, ә алга таба уртак фикер формалаштыру, якларның төрле позицияләрен төгәл билгеләү мөмкинлеге бирү. Чара тиешле музыка белән үрелеп барды. Фикер алышканнан соң, Гәрәева Лилия бу темага шигырьләр укыды. Шигырь уку авыр ситуацияләрдән тизрәк чыгу өчен ярдәм итә һәм андый кешегә проблемаларны чишү җиңелрәк.
Түгәрәк өстәл нәтиҗәләрен йомгаклап, һәркем терроризм һәм экстремизм явызлык икәнен һәм аңа каршы көрәшергә кирәк дигән бердәм фикергә килде.