Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәт алучылар өчен психолог Чулпан Галләмова Бөтендөнья аеклык көне кысаларында «Без сәламәт яшәү рәвеше өчен» дигән темага профилактик чара үткәрде.
Чараның максаты: наркоманиягә, тәмәке тартуга, эчкечелеккә каршы профилактика, сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру.
Психолог катнашучыларны чара темасына җәлеп итү максатыннан тәмәке тарту һәм эчкечелекнең зыяны турында берничә мисал китерде. «Сорау-җавап» викторинасы уздырдылар. Сәламәт яшәү рәвеше турында мәкальләр һәм әйтемнәр искә төшереп үттеләр. «Дәвалану» һәм «Дөрес туклану-сәламәтлек нигезе» дигән конкурслар үткәрделәр.
Чара нәтиҗәсендә уңай эмоциональ кәеф барлыкка килде. Социаль хезмәт алучылар тәмәке тартуның, эчкечелекнең һәм наркоманияның зарары турында тирә-юньдәгеләрнең дә исенә төшерергә кирәк дигән фикердә калдылар һәм һәркайсы үзе өчен аеклыкта - бәхет һәм тормыш нормасы дигән нәтиҗә ясады.
Чарада ун кеше катнашты.