Чәчтарашлар көненә багышланган һөнәри юнәлеш бирүче чара

2020 елның 14 сентябре, дүшәмбе

 13 сентябрьдә безнең илдә чәчтараш осталары үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Аксубай районының «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында чәчтараш һөнәре турында, хезмәт эшчәнлегенә карата кызыксыну үстерүгә, хезмәткә намуслы, уңай караш формалаштыруга юнәлдерелгән тематик дәрес узды. Тәрбияләнүчеләр «Матурлык салоны» сюжетлы-рольле уенда актив катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International