2020 елның 14 сентябрендә “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә “Җир уртак йортыбыз” дигән танып- белү әңгәмәсе узды.
Әңгәмә барышында җирдә яшәүче һәр кеше аның барлык кыйммәтләрен һәм байлыкларын саклап, аны кайгыртучан һәм сакчыл карарга тиеш булуы турында сөйләштеләр.
Әңгәмәнең ахырында “Җир планетасы” дигән аппликация ясадылар, анда коры җир һәм су өлешләрен күрсәттеләр.
Мондый шөгыльләнүләр балаларда үз гамәләрең өчен җаваплылык хисе формалаштыра һәм безнең планетага мәхәббәт һәм кайгыртучанлык тәрбияли.