ЯҢАЛЫКЛАР


1
октябрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Аксубай районының «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр бүген рухани Иоанн белән мавыктыргыч әңгәмә кордылар.

Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә «Эврика» Дәүләт мәдәни үзәгенең иҗат коллективының «Өлкән буын» көненә багышланган, «Игелеклелек һәм хөрмәт көне!» дип исемләнгән бәйрәм концерты булып узды.

     Өлкәннәр декадасы кысаларында Буа картлар һәм инвалидлар йортында шашка турниры булып узды. Безнең иҗтимагый ярдәм алучылар бу чарада бик теләп катнаштылар. Шашка – ул фән өлкәсен һәм спротны берләштеруче уен төре. Шашка белән шөгыльләнү куңелгә тынычлык бирә, аның ярдәмендә баш мие эшчәнлеге ныгый, кешенең уйлау, анализ ясау сәләте арта.

2020 елның 1 октябрь Югары Утар акылга зәгыйфь балалар йорты – интернаты урта төркемдә тәрбияче Абдуллина Роза Әмир кызы тарафыннан « Яшел даруханәгә сәяхәт » экологик уены

«Демография» милли проектының "Өлкән буын" федераль проектын тормышка ашыру максатыннан социаль яклау бүлеге, "Наз" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге, үзәк район хастаханәсе белән берлектә 2020 елның сентябреннән 65 яшьтән өлкәнрәкләрне медицина тикшерүе үтү өчен илтуне дәвам итәләр.

Өлкәннәр көненә “Радуга” комплекслы үзәгендә гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегенең социаль эш буенча белгече Елена Крутякова һәм психолог Артеполихина Галина балигъ булмаган балалар белән бергә төркем дәресе үткәрделәр.

    2020 елның 27 сентябренда Шөңшеңәр авылында  яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны   Бердыева Фатыйма Әхтәм  кызы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

    Район башкарма комитеты җитәкчесе  урынбасары Илһам Гайнетдинов, социаль яклау  бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, Шөңшеңәр  авыл җирлеге башлыгы Илдар Габдрахмановлар да  юбилярга рәхмәт сүзләре җиткерделәр.

Без сезгә бәхет телибез!

 

1 октябрь - Халыкара өлкәннәр көне. Бу бәйрәм өлкәннәргә намуслы хезмәтләре, зур тормыш тәҗрибәләре, яхшылыклары, зирәклекләре өчен тирән ихтирам  һәм  рәхмәт белдерү мөмкинлеген бирә. Бүген дә Яр Чаллы тернәкләндерү үзәгендә мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен "Кояшкай" тернәкләндерү үзәгендә кызлар һәм малайлар иркен залда әби-бабайларын котлар өчен җыелдылар.

Бу чарага балалар алдан ук әзерләнде. Тәрбиячеләр Полуэктова Л.В. һәм Савайтан Н.В. белән берлектә рухи шигырьләр һәм җырлар өйрәнделәр, йөрәкле открыткалар әзерләделәр. Балалар әбиләре белән бергә кызыклы һәм танып белү уеннары-конкурсларында ярыштылар. Барысы бергә шаян биюләр биеде. Барысы да булдыра алганча тырыштылар.

Мондый чаралар бөтен кешене якынлаштыра. Балаларда холкыбызның әхлакый сыйфатларын: шәфкатьлелек, яхшылык, ярдәмчеллек һәм өлкән буынга ихтирамлы булуны тәрбияли.


30
сентябрь, 2020 ел
чәршәмбе

Түбән Каманың «Веста» үзәге белгечләре Түбән Кама медицина көллияте волонтерлары белән берлектә «Минем туган көнемдә» акциясен дәвам итәләр.

2020 елның  30 сентябрендә   “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә “Әби – бабай янында” дигән бәйрәм открыткасы ясау буенча дәрес узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International