Өлкәннәр декадасы кысаларында Буа картлар һәм инвалидлар йортында шашка турниры булып узды. Безнең иҗтимагый ярдәм алучылар бу чарада бик теләп катнаштылар. Шашка – ул фән өлкәсен һәм спротны берләштеруче уен төре. Шашка белән шөгыльләнү куңелгә тынычлык бирә, аның ярдәмендә баш мие эшчәнлеге ныгый, кешенең уйлау, анализ ясау сәләте арта.
Шашка уйнарга яратучылар тагын бер кат бу турнирда катнашып, узләренең актив булуларын, осталыкларын расладылар.
Әлеге чараның төп максаты - өлкәннәрне төрле чараларда катнаштырып аларның тормышларын җанландыру иде.