Өлкән буын-ул хәзинә. Без аларга сокланабыз.
Тукай районы Югары Суык-Су авылында яшәүче Шәйхеттинова Шәмсегаян Әсадовнаны социаль хезмәткәр Мингалимова Илүзә Наис кызы хэм булекчэ модире Исмагилова Голнур Рэфкэтовна котладылар:
2020 елның 1 октябрендә "Туган як-родной край" республика акциясе кысаларында Кама Тамагы муниципаль районындагы "Богородский рай “халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге" дәүләт автоном учреждениесе җитәкчесе Наталья Зиннәтова һәм социаль эш буенча белгеч Рузилә Айсина Буа районы картлар һәм инвалидлар интернат-йортында Өлкәннәр көне белән котладылар.
Бүгенге кон Тукай муниципаль районында «Шәфкатъ «халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге» учреждениесендә өлкәннәр көне белән котлау белән башланып китте.
2020 елның 1 октябрендә “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә “Зирәклек һәм яхшылык көне” дип исемләнгән бәйрәм чарасы үтте.
Бүген, 2020 елның 1 октябрендә, “Мин һәм канун” комплекс программасы кысаларында, Яңа Чишмә районы “Кайгырту” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре, Яңа Чишмә гимназия укучылары белән “Алкоголь исерү халәтендә җинаятьләр кылган өчен җавап тоту” дигән профилактик сөйләшү үткәрделәр.
Шулай ук үзәкнең белгечләре, укучыларны Татарстан Республикасының “Балалар сәламәтлегенә, аларның физик, интеллектуаль, психик, рухи һәм әхлакый үсешенә зарар китерүче кисәтү чараларын күрү” дигән 71 законы белән таныштырдылар.
Өлкәннәр декадасы уңаеннан 2020 елның 1 октябрендә "Наз" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге” белгечләре җитәкчелеге астында “Волонтер” үзәге активистлары "Шатлык таратучылар" дип исемләнгән акция уздырдылар.
Акция кысаларында волонтерларыбыз "Норма-Балтач-Лызи" маршрут автобусында һәм остановкада өлкәннәребезне бәйрәм белән котладылар, чәчәкләр тараттылар.
1 октябрьдә Халыкара өлкәннәр көне билгеләп үтелә.
Җәлил картлар йортында Картлар көне бәйрәме