ЯҢАЛЫКЛАР


30
сентябрь, 2020 ел
чәршәмбе

Халыкара өлкәннәр көне алдыннан «Радуга» комплекслы үзәгенең социаль хезмәткәре өйгә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге укучылары өчен чара үткәрде.

Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан, Яңа Чишмә районы “Кайгырту” үзәгендә гаилә һәм балаларга ярдәм итү белгечләре, хезмәт бүлмәсендә,«Тегү эше» юнәлеше буенча  социальхезмәт алучылар белән чираттагы дәрес үткәрделәр. Дәрестә бергәләшеп, картлар йортында яшәүчеләренә шәхси эйберләр өчен махсус капчыклар тектеләр.

Барыбыз да белгәнчә, 1 нче октябрьда  өлкәннәр көнен билгеләп үтәбез. Бу көнне сайлап алу юктан гына түгел. Чөнки  картлык ул гөмерләрнең алтын көзе.

      “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәт алучылар өчен комплекслы тернәкләндерү буенча белгеч Галия Петрова  көзге яфраклар ясау буенча декоратив-гамәли шөгыль үткәрде.

Җәлил картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында сенсор бүлмәсендә төркемле дәрес

Җәлил  картлар йортында Экстремизмга-юк!” дип аталган лекция


29
сентябрь, 2020 ел
сишәмбе

2020 елның  29 сентябрендә   “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә балалар һәм әти – әниләр өчен тәрбиячеләр халык иҗаты белән таныштырдылар.

25 сентябрь көнне "Ветеран белән якшәмбе көн", «Сугышның хатын-кыз йөзе түгел» социаль проектлары кысаларында Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан Питрәч муниципаль районының дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе «Кайгырту» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре «Мөмкинлекләре чикле балалар өчен Питрәч интернат – мәктәбе» дәүләт бюджет белем бирү учреждениесе хезмәткәрләре белән берлектә балигъ булмаган балалар белән тыл хезмәтчәне Крылова Екатерина Ивановна, Дементьева Анна Романовнага бардылар.

Яңа Чишмә районында “Олы буын” федеральпроекты“Демография” милли проекты кысаларында, диспансеризация һәм профилактик тикшеренү үтәр өчен, авыл җирендә яшәүче 65 яшьтән һәм аннан да өлкәнрәкләр,  “Кайгырту” үзәгенең махсус машинасында,көн саен Яңа Чишмә район үзәк хастаханәсенә китерелә.

Зәй муниципаль районы “Радость” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында оештырылган "Актив пенсионер мәктәбе" нә йөрүче актив пенсионерлар,  “Кабат мәктәпкә" проектын тормышка ашыру кысаларында, Казанда булдылар. Экскурсия Туган як тарихын һәм мәдәниятен өйрәнү буенча дәресләр үткәрү кысаларында узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International