Кешедә иң мөһиме-аның җаны, ә күңел өчен иң мөһиме-рухи азык. Аксубай районының «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр бүген рухани Иоанн белән мавыктыргыч әңгәмә кордылар.
Рухани Иоанн дөньяның барлыкка килүен, игелек һәм явызлык, кайда дөрес, ә кайда ялган турында сөйләде. Үз лекциясе белән ул кызыксыну уятты, бу, үз чиратында, тәрбияләнүчеләр ягыннан бик күп сораулар тудырды. Җанлы дискуссия узды, балалар үзләренең серләре белән уртаклаштылар.
Хәзерге җәмгыятьтә яшүсмерләр арасында рухи-әхлакый тәрбия шулай ук мөһим, чөнки ул экстремизмны профилактикалауның төп нигезләреннән берсе, шулай ук милләтара һәм конфессияара татулыкны ныгыту булып тора.
.jpg)