Түбән Каманың «Веста» үзәге белгечләре Түбән Кама медицина көллияте волонтерлары белән берлектә «Минем туган көнемдә» акциясен дәвам итәләр.
2020 нче елның 28 нче сентябре көнне туган көнен билгеләп үтүче гүзәл кызга, зур юлдан күңелле юлбасарлар, Мэри Поппинс һәм принцесса килделәр. Котлау сүзләрен Түбән Кама медицина көллияте волонтерлары җиткерделәр һәм социаль-анимацион тамаша үткәрделәр. Принцесса бүләк алып кызны туган көне белән котларга барырга чыкты, әмма караклар аны урладылар, һәм аны кире кайтару өчен берничә биремне үтәргә кирәк иде. Юлбасарлар һәм Мэри Поппинс табышмакларга җавап бирделәр, уеннар үткәрделәр. Барлык биремнәрне үтәгәннән соң, әкияти геройлар туган көнен үткәрүчегә бик күп җылы сүзләр һәм изге теләкләр әйттеләр, бүләкләрен тапшырдылар һәм җыр җырладылар.
Өлкәннәр һәм балалар бәйрәм һәм күңел ачу дөньясына чумдылар, бик күп уңай эмоцияләр алдылар. Ата-аналар игътибар күрсәткәннәре һәм баласы өчен бәйрәм кәефе тудырганнары өчен иреклеләргә рәхмәт белдерделәр.