2020 елның 30 сентябрендә “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә “Әби – бабай янында” дигән бәйрәм открыткасы ясау буенча дәрес узды.
Дәреснең максаты өлкән буынга ихтирамлы мөнәсәббәт, иҗатка мәхәббәт тәрбияләү. Дәрес барышында балалар үзләренең яраткан әбиләре һәм бабайлары турында сөйләделәр. Һәм аларга бүләк итеп открытка ясарга булдылар. Төсле кәгазҗдән әбиләр һәм бабайлар портретларын ясадылар.
Соңыннан “картлыкта зирәклек”дигән мультфильм карадылар һәм аның эчтәлеге турында фикер алыштылар.