Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә «Эврика» Дәүләт мәдәни үзәгенең иҗат коллективының «Өлкән буын» көненә багышланган, «Игелеклелек һәм хөрмәт көне!» дип исемләнгән бәйрәм концерты булып узды.
Чараның максаты: бәйрәм рухы тудыру, өлкән буын кешеләренә хөрмәт һәм кайгырту хисләрен белдерү.
Социаль хезмәт алучылар кунакларны көчле алкышлар белән каршы алдылар һәм шәһәрнең мәдәният учреждениеләренең яраткан артистларын һәм күңел ачу чараларын сагынуларын билгеләп үттеләр. Концертны алып баручы Алия Бикмухаметова, шулай ук иҗади очрашуга шат булуларын билгеләп үтте һәм өлкән яшьтәге тамашачыларны бәйрәм белән котлап, аларга озын гомер, ныклы сәламәтлек, кызыклы шөгыльләр, якыннары, туганнары даирәсендә яшәүләрен теләде.
Шәһәр һәм республиканың популяр артистлары тамашачыларга үзләренең матур концерт номерларын бүләк иттеләр. Татарстан Республикасының атказанган артисты Заһир Насыйбуллин һәм мәдәни үзәк артистлары Фәрит Әхмәтов, Нәсимә Галимҗанова, Инзилә Сәлимова, Флера Талипова өлкән буын тамашачыларының яшьлек җырларын рус һәм татар телләрендә башкарып чыгыш ясадылар. Бәйрәм чарасында артистлар башкарган заманча эстрада җырлары, алып баручының тамашачылар белән уеннары, социаль хезмәт алучыларга уңай хис-кичерешләр һәм яхшы кәеф, ямь өстәп үрелеп барды.
Тамашачылар, концерт белән үзәккә килгән артистларга рәхмәт белдерделәр һәм яңа очрашулар теләп калдылар. Чарада егерме дүрт кеше катнашты.