2020 елның 27 сентябренда Шөңшеңәр авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Бердыева Фатыйма Әхтәм кызы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Гайнетдинов, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, Шөңшеңәр авыл җирлеге башлыгы Илдар Габдрахмановлар да юбилярга рәхмәт сүзләре җиткерделәр.
Юбилярга Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы исеменнән Рәхмәт хаты һәм кыйммәтле бүләк, соңгы эш урыны һәм авыл җирлеге исеменнән бүләкләр тапшырдылар.