Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында Кама Тамагы муниципаль районы “Богородский рай” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге” дәүләт автоном учреҗдениесенең социаль хезмәткәрләре гомумбелем бирү мәктәпләре волонтерлары белән берлектә “Чиста йорт”, “Чиста ишегалды” акциясе үткәрделәр,өлкән яшьтәге гражданнарга торак урыннарын һәм каралты-кураларны комплекслы җыештыруда ярдәм күрсәттеләр.
Арчаның «Өмет чаткысы» тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр өлкәннәр ункөнлегенә кием-салым өчен шәхси капчыклар тектеләр һәм аларны Арча өлкәннәр һәм инвалидлар интернатына тапшырдылар.
2020 нче елның 07 нче октябре көнне Түбән Каманың «Веста» үзәге психологы Наталья Емельянова «Аеклык ноктасы» клубы кысаларында социаль хезмәт күрсәтелүче, алкоголь бәйлелеге булган хатын-кызлар белән “Матурлык дөньяны коткарыр” дип аталган дәрес үткәрде. Әлеге чараның максаты булып уңай фикерләүне формалаштыру торды.
Наркотиклаштыруны кисәтү һәм сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру буенча эш кысаларында Түбән Каманың «Веста» үзәге психологы Наталья Емельянованың «Якын кешеләр» клубында социаль хезмәт күрсәтелүче ата-аналар арасында, гаиләдәге микроклиматны яхшырту максаты белән «Тормыш тәме» дип аталган чара уздырды.
7 октябрьдә Халыкара корреспонденция көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан Аксубай районының «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Авыл таңнары» район газетасының баш мөхәррире Л.В. Жаренова булып китте.
Яр Чаллы шәһәренең “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә комплекслы тернәкләндерү буенча белгеч Галия Петрова “Матурлык иленә сәяхәт” дигән декоратив-гамәли иҗат күргәзмәсе оештырды. Күргәзмәдә социаль хезмәт алучылар һәм белгечләрнең иҗади эшләре тәкъдим ителде.
Балигъ булмаганнар арасында караучысызлыкны һәм хокук бозуларны кисәтү буенча эш кысаларында Түбән Каманың «Веста» үзәге социаль педагогы Елена Макарова социаль хезмәт күрсәтүдә торучы 5 бала арасында «Елмаюдан караңгы көн дә яктыра” дигән күңел ачу чарасы үткәрде. Максат: балаларны гомумкешелек кыйммәтләре белән таныштыру, игелеклелек тәрбияләү, гади һәм гадәти матурлыкны күрә белергә өйрәтү, башкаларга җылылык һәм игелек бүләк итү.
Җәлил картлар йортында "Туган як- родной край " акциясе
«Сәламәтлек баскычы» программасы кысаларында 2020 нче елның 07 нче октябре көнне Түбән Каманың «Веста» үзәге белгече Ләйсән Суниева 5 мөмкинлекләре чикле бала өчен «Күңелле туп» дигән төркемле дәрес үткәрде. Максат: тизлек реакциясен үстерү, хәрәкәт итү гамәлләренең ярашлыгын формалаштыру, игътибарлылык һәм коммуникатив күнекмәләрне үстерү.
Ел саен, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Мамадыш муниципаль районындагы «Забота «халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге» дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе» өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе үткәрә, старшую инде күркәм традициягә, акциясе «Игелек кәрҗине».