“Матурлык дөньяны коткарыр”

2020 елның 8 октябре, пәнҗешәмбе

2020 нче елның 07 нче октябре көнне Түбән Каманың «Веста» үзәге психологы Наталья Емельянова «Аеклык ноктасы» клубы кысаларында социаль хезмәт күрсәтелүче, алкоголь бәйлелеге булган хатын-кызлар белән “Матурлык дөньяны коткарыр” дип аталган дәрес үткәрде. Әлеге чараның максаты булып уңай фикерләүне формалаштыру торды.

Бу дәрестә психолог катнашучыларга «Елмаю бүләк ит», «Ышаныч», «Телеграмма», «Үз тормышыңның хуҗабикәсе» күнегүләрен үтәргә, шулай ук «Минем хыялымдагы тормышым» дигән коллаж ясарга тәкъдим итте. Әлеге биремнәр хатын – кызларга үзләренең чын теләкләрен. матди дөньяда чагылышын аңларга, үз чынбарлыгын төзергә өйрәнергә, шулай ук үз тормышларындагы яңалыкларны ачарга һәм кабул итәргә мөмкинлек бирде. Күпләр күнегүләрнең бик файдалы булуын таныды. Алар үз тормышы турында көндәлек тискәре фикерләр ташкынын «туктатып торырга» һәм алар белән булган уңай үзгәрешләргә мөмкинлек бирде.

Тискәре хис-тойгыларга юл куймас өчен һәм тирә-юньдәгеләр белән гармонияле мөнәсәбәтләр кору өчен, барлык катнашучылар да «Күңелдәге кояш»дигән белешмәлек алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International