Яр Чаллы шәһәренең “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә комплекслы тернәкләндерү буенча белгеч Галия Петрова “Матурлык иленә сәяхәт” дигән декоратив-гамәли иҗат күргәзмәсе оештырды. Күргәзмәдә социаль хезмәт алучылар һәм белгечләрнең иҗади эшләре тәкъдим ителде.
Күргәзмәнең максаты: декоратив-гамәли сәнгатькә кызыксыну уяту һәм аларның иҗат сәләтләрен гамәлгә ашыру.
Күргәзмә барышында социаль хезмәт алучылар үзләренең иҗади эш төрләрен күрсәттеләр һәм тәҗрибә уртаклаштылар. Белгеч сәнгать эшләнмәләрен башкару технологияләрен күрсәтте. Чара барышында катнашучылар яңа белемнәр, күнекмәләр алдылар.
Күргәзмәдә утыз алты кеше катнашты.