7 октябрьдә Халыкара корреспонденция көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан Аксубай районының «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Авыл таңнары» район газетасының баш мөхәррире Л.В. Жаренова булып китте. Әңгәмә бик информатив булды. Тәрбияләнүчеләр газетаның ничек төзелүе, оешманың һәр звеносы ничек эшләвен белделәр. Сугыш чоры темасына да кагылдылар, бик авыр шартларда эшнең ничек дәвам итүе турында сөйләштеләр. Балалар шулай ук безнең вакытта да газетаның ничек булуын, аның яңа юнәлешләрен, камилләшүен белделәр.
.jpg)