2020 елның 7 октябрендә "Туган як-родной край" республика акциясе кысаларында Әгерҗе районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гыйльметдинова Римма Ринат кызы, социаль яклау бүлеге белгече Бәйрәмова Йолдыз үзләренең якташы Мостафин Геннадийны өлкәннәр көне белән котларга килделәр.
Әлеге акциянең максаты булып интернат-йортта яшәүче якташларына игътибар һәм кайгыртучанлык күрсәтү тора.
Визит барышында сәламәтлек һәм озын гомер теләп бүләкләр һәм азык-төлек җыелмалары тапшырылды. Мостафин Г. шундый игътибар үзәгендә булды, район җитәкчелегенә игътибар һәм кайгыртучанлык күрсәткәннәре өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде