Арчаның «Өмет чаткысы» тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр өлкәннәр ункөнлегенә кием-салым өчен шәхси капчыклар тектеләр һәм аларны Арча өлкәннәр һәм инвалидлар интернатына тапшырдылар.
Капчыклар тегү өчен, хезмәт буенча инструктор Салихҗанова Гөлнара һәм тәрбияче Вәлиева Гүзәлия башта кайчы һәм тегү машиналары белән эшләгәндә куркынычсызлык техникасы белән таныштырдылар. Һәр бала бөтен эшен мөстәкыйль рәвештә башкарырга тырышты. Аннары һәр балага тегү буенча билгеле эш тапшырылды, кемдер кисте, кемдер текте. Белгечләр фикеренчә, мондый дәресләр эстетик зәвыкны төрбияли, вак моториканы үстерә, коллективта эшли белергә ярдәм итә, шулай ук өлкән яшьтәге кешеләргә хөрмәт белән карарга, алар турында кайгыртырга, эшләрендә ярдәм күрсәтергә һәм көтелмәгән күңелле сюрпризлар белән канәгатьләндерергә ярдәм итә.