"Чиста йорт», «Чиста ишегалды» акцияләре

2020 елның 8 октябре, пәнҗешәмбе

 Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында Кама Тамагы муниципаль районы “Богородский рай” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге” дәүләт автоном учреҗдениесенең социаль хезмәткәрләре гомумбелем бирү мәктәпләре волонтерлары белән берлектә “Чиста йорт”, “Чиста ишегалды” акциясе үткәрделәр,өлкән яшьтәге гражданнарга торак урыннарын һәм каралты-кураларны комплекслы җыештыруда ярдәм күрсәттеләр. Акцияләр барышында социаль хезмәткәрләр өйдә җыештыру үткәрделәр, тәрәзәләрне, түшәмнәрне, люстраларны юдылар, волонтерлар ишегалларын һәм бакча тирәсен коры үләннән чистарттылар, корыган ботаклар һәм иске агачларны кистеләр.

Уздырыла торган акцияләрнең максаты - өлкән яшьтәге гражданнарга адреслы ярдәм күрсәтү, балаларда өлкән буын кешеләренә хөрмәт тәрбияләү, кайгырту, ярдәмгә килү,аларда өлкән яшьтәгеләргә карата  мәхәббәт, җылылык һәм наз хисләрен үстерү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International