Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Лениногорск муниципаль районындагы «Исток-Башлангыч «халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге» дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә өйдә социаль хезмәт күрсәтүче гражданнарга берничә акция уздырдылар.
2020 елның 7 октябрендә «КЦСОН «Шафкать» социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең, гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегенең социаль педагоглары Тарынчева А.М. һәм Миннекаева Г.И. тарафыннан «Без үз гамәлләребез өчен җаваплы» дигән темага видеоролик кулланып чара үткәрелде.
2020 елның 7 октябрендә Мәләкәс утра гомуми белем биру мәктәбендә «КЦСОН «Шафкать» социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең. гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегенең социаль педагоглары Тарынчева А.М. һәм Миннекаева Г.И. тарафыннан «Игътибар, терроризм!» темасына террорчылыкка каршы көрәшкә, багышланган чара үткәрелде.
Өлкәннәр көне декадасы уңаеннан Буа картлар һәм инвалидлар интернат -йортында психолог олы кешеләрнең психологик сәләмәтлекләрен ныгыту, төрле өлкәләрдә иҗатларын, рухи-әхлакый потенциалны үстерү өчен иҗтимагый ярдәм алучыларны төрле төркемнәргә булеп “Янәшәмдә якын дусларым” дигән чара уздырды.
2020 елның 6 октяберендэ «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү буенча комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге хезмәткәре Гайнутдинова Ф.Т. исәптә торучы балалар һәм аларның ата-аналары белән “Арт-терапия” технологиясе кысаларында “Үз балалары белән аралашуда компетентлыкны арттыру” темасына дәрес үткәрде. Дәрес вакытында педагог "Мин ата-ана" дип аталган өстәл уенын кулланды.
Бөтендөнья эчкечелеккә каршы көрәш көне кысаларында 2020 нче елның 5 нче октябре көнне Түбән Каманың «Веста» үзәге белгече Ирина Кожевникова «Яшьләр сәламәтлек өчен тавыш бирә!» дип аталган акция үткәрде. Максаты: сәламәтлеккә карата уңай мөнәсәбәтне, аны саклау һәм яхшырту мөмкинлекләренә инануны раслау. Акциядә 24 бала катнашты.
2020 нче елның 6 нчы октябрендә Түбән Кама «Веста» үзәгенең социаль эш буенча белгече Әлфия Хөснетдинова «Әни+бәби» клубының “Тавык йөрргә чыкты” дип аталган чираттагы дәресен үткәрде. Максаты: кече яшьтәге балаларда сөйләм эшчәнлегендә танып-белү активлыгы өчен шартлар тудыру,балаларның сенсор тәҗрибәсен баету, бармакларның вак моторикасын үстерү.
«Без бергә» клубы кысаларында Түбән Каманың «Веста» үзәге психологы Диләрә Корягина 2020 нче елның 6 нчы октябре көнне «Төсле кәеф» дигән темага төркемле дәрес үткәрде. Дәреснең максаты: эмоциональ кәефне коррекцияләү, катнашучыларның эмоциональ киеренкелеген төшерү.
“Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә, «Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында социаль эш буенча белгеч Хажарова Мадина «Баш миен чарлау – ул гомерне озынайту» дигән темага мастер-класс үткәрде.
«Демография» милли проектының максатчан күрсәткечләренә ирешү чаралары кысаларында «Исток-Башлангыч» социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегенең социаль эш буенча белгече мәгълүмати очрашу уздырылды.