ЯҢАЛЫКЛАР


14
октябрь, 2020 ел
чәршәмбе

Арчаның “Өмет чаткысы” мөмкинлекләре чикле балаларны һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр өчен “Кызыклы һөнәрләр дөньясына сәяхәт” исемле танып-белү шөгыле үткәрелде.

Аксубай районының «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр Аксубай туган якны өйрәнү музее күргәзмәсендә булдылар. 

14нче октябрь  көнне Югары Утар акылга зәгыйф балалар интернат йортында балаларның  сәламәтлеген  ныгыту максатыннан  “Физкультура  әлифбасы” дигән чара үткэрелде.                                                                                                                                                 

Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү   үзәгендә  1нче китапханә хезмәткәре Рәмзия Фәхретдинова «Сез Лермонтовны беләсезме?» дигән темага әдәби-шигъри чара үткәрде.

«Конфликтларсыз аралашу» программасы кысаларында «Нәтиҗәле хезмәттәшлек» дип аталган төркемле дәресен 2020 нче елның 13 нче октябре көнне 12 нче санлы социаль участогында җәмгыятьтә үз-үзеңне дөрес тоту күнекмәләрен формалаштыру, яшьтәшләр һәм өлкәннәр белән уңай аралашу максатыннан Түбән Каманың «Веста» үзәге социаль эш буенча белгече Диләрә Борисова үткәрде. Дәрестә социаль хезмәт күрсәтелүче 10 бала катнашты.

«Без бергә» клубы кысаларында 2020 нче елның 13 нче октябре көнне Түбән Каманың «Веста» үзәге психологы Диләрә Корягина «Минем куркуларым» дигән темага төркемле дәрес үткәрде. Дәреснең максаты: тискәре кичерешләрне җиңү һәм эмоциональ киеренкелекне киметү.


13
октябрь, 2020 ел
сишәмбе

Куллар вак моторикасын үстерү бик мөһим процесс, ул процессны игътибарсыз калдырырга ярамый. Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагоглары дәресләрдә прищепкалар белән уеннар кулланалар.


12
октябрь, 2020 ел
дүшәмбе

2020 елның 12 октябрь көнне Югары Утар балалар йортында тәрбияче Сираҗиева Гөлчәчәк Фәһметдиновна балаларның танып белү эшчәнлеген арттыру максатыннан, интернат җирлегендә урнашкан паркка экскурсиягә алып чыкты.

2020 елның 10 октябренда 90  яшьлек юбилейларын билгеләп үтүче, Яңа Салавычта   яшәүче тыл ветераны Гөлсирә Вәлиуллинага, Яңгул авылыннан тыл ветераны Хәтирә Нәҗиповага, район җитәкчелеге Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы исеменнән Рәхмәт хаты һәм кыйммәтле бүләк, соңгы эш урыннары һәм авыл җирлекләре исеменнән бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар. 

2020 елның  12 октябрендә   “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә “Үзәк белән танышу” дигән квест – уен узды.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International