2020 елның 12 октябрендә “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә “Үзәк белән танышу” дигән квест – уен узды.
Балалар өчен үзәк белән танышу кызыклы һәм мавыктыргыч үтте. Башта ук аларга хәзинә табарга дигән максат куйдылар. Алар әзерләнгән күрсәткечләр буйлап йөреп, биремнәрне үтәп, киләсе күрсәткечтән ярдәм алдылар. Ахырдан алар үз максатларына ирештеләр һәм хәзинә таптылар.
Мондый уеннар ярдәмендә балаларга кабинетларның урнашуын истә калдыру җиңелрәк булды.