Арчаның “Өмет чаткысы” мөмкинлекләре чикле балаларны һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр өчен “Кызыклы һөнәрләр дөньясына сәяхәт” исемле танып-белү шөгыле үткәрелде. Дәрес барышында балалар һөнәрләр турында фильм карадылар һәм практик биремнәр башкардылар. Дәреснең максаты – эшче һөнәрләр, аларның әһәмияте турында балаларга җиткерү. Практик эш вакытында тәрбияләнүчеләр “Кемгә нәрсә?” дигән уен уйнадылар, табышмакларга җавап эзләделәр. Белемнәрен ныгыту максатыннан аларга хыялланган һөнәрләрен рәсемдә сүрәтләргә тәкъдим ителде.
Тәрбияче Филсинә Гарәфиева әйтүенчә, мондый чаралар балаларны төрле һөнәрләр белән таныштыруда, тирә-якны танып-белүләрен киңәйтүдә, сүз байлыкларын арттыруда ярдәм итә.