«Конфликтларсыз аралашу»

2020 елның 14 октябре, чәршәмбе

«Конфликтларсыз аралашу» программасы кысаларында «Нәтиҗәле хезмәттәшлек» дип аталган төркемле дәресен 2020 нче елның 13 нче октябре көнне 12 нче санлы социаль участогында җәмгыятьтә үз-үзеңне дөрес тоту күнекмәләрен формалаштыру, яшьтәшләр һәм өлкәннәр белән уңай аралашу максатыннан Түбән Каманың «Веста» үзәге социаль эш буенча белгече Диләрә Борисова үткәрде. Дәрестә социаль хезмәт күрсәтелүче 10 бала катнашты.

Дәрес белгечнең мәктәп эскәмиясеннән аралашу сәнгатенә ия булу, кешеләр белән хезмәттәшлек итәргә, әңгәмә корырга өйрәнүе турында сөйләвеннән башланды. Аннары ул балаларны «Дүрт психологик бүләк кагыйдәләре» белән таныштырды: елмаю, комплимент, әңгәмәдәшнең исеме, аның әһәмиятен күтәрү. “Төрле интонация белән фразалар әйт” күнегүендә балалар бер ук фразаны төрле интонация белән әйтеп карадылар һәм әйткәннәренең төрле мәгънәсе булуын расладылар. “Сез ни дәрәҗәдә конфликтлы?” тестында, балалар тәкъдим ителгән өч җавапның берсен сайладылар һәм ахырда үз балларын санадылар. Күп кенә балалар конфликтлы ситуацияләрдән котылырга һәм проблеманы тыныч юл белән хәл итәргә тырыша икән. Әмма конфликтлы ситуацияне көч ярдәмендә хәл итүне өстен күргән кешеләр дә бар булып чыкты. Шуңа күрә катнашучыларга үз холкы белән эшләү һәм үз хисләрен контрольдә тотуның алты ысулы тәкъдим ителде.

Дәрес бер акыллы кеше сүзләре белән тәмамланды: «Тормышың сиңа елмайсын дип теләсәң – аңа яхшы кәеф бүләк ит!».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International