Югары- Утар акылга зәгыйфь булган балалар йорты интернатында көзге экскурсия.

2020 елның 12 октябре, дүшәмбе

2020 елның 12 октябрь көнне Югары Утар балалар йортында тәрбияче Сираҗиева Гөлчәчәк Фәһметдиновна балаларның танып белү эшчәнлеген арттыру максатыннан, интернат җирлегендә урнашкан паркка экскурсиягә алып чыкты. Бу экскурсиягә түбәндәге бурычлар куелды: - Балаларның көз турындагы белемнәрен ныгыту; - Сөйләм телен үстерү,аңлаү сәләтләрен ныгыту, хәтер күнекмәләрен арттыру; - Табигатькә сакчыл караш тәрбияләү; Көзге вакыт җитте. Агачлар төрле төстәге яфраклар белән бизәлгән. Әкрен генә җил,яфракларны җиргә коя. Көзге яфраклар күзгә дәва булып, матур итеп тирбәләләр. Кошлар җырлавы гына ишетелми. Балалар көзге табигатьне кызыксынып күзәттеләр, яфракларның матурлыгына сокландылар. Экскурсия вакытында балалар агачларның тормышы турында белделәр, көз җиткәч, яфракларның сары төскә кереп, коелганына игьтибар иттеләр. Яфрак белән тәҗрибә ясаганда балалар яфракларның аяк астында кыштырдаганын ишеттеләр. Яфраклардан көзге чәчәк бәйләме җыйдылар. “Бер, ике, өч агач янына йөгер!” дигән хәрәкәтчән уен уйнадылар. Экскурсия ахырында балалар яфракларны җыеп, бакчада рәхәтләнеп эшләделәр. Төркемгә күңелле, көзге кәеф белән кайттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International