Аксубай районының «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр Аксубай туган якны өйрәнү музее күргәзмәсендә булдылар. Балалар игътибарына яшь рәссамнарның татар шагыйре Хәсән Туфан әсәрләре буенча куелган эшләре тәкъдим ителде. Хәсән Туфан Ватанга, җиргә мәхәббәт һәм тугрылык турында шигырьләр язган. Тәрбияләнүчеләр аның авыр язмышы, тормышы һәм иҗаты турында белделәр. Балалар яңа мәгълүматны зур кызыксыну белән кабул иттеләр һәм яңа тәэсирләр белән уртаклаштылар. Музейларга экскурсияләр дөньяны яңача карарга, туган якка мәхәббәт, ата-бабаларыбызга карата хөрмәт, якташларыбыз өчен горурлык тәрбияләргә ярдәм итә.
.jpg)