«Без бергә» клубы кысаларында 2020 нче елның 13 нче октябре көнне Түбән Каманың «Веста» үзәге психологы Диләрә Корягина «Минем куркуларым» дигән темага төркемле дәрес үткәрде. Дәреснең максаты: тискәре кичерешләрне җиңү һәм эмоциональ киеренкелекне киметү.
Дәрес башында психолог ата-аналар белән «Футбол»дип исемләнгән сәламләү үткәрде. Катнашучылар түгәрәккә бастылар һәм чиратлап бер-берсенә туп бирделәр, шул ук вакытта алар үз футболкаларында нинди рәсем һм ни өчен күрергә теләвен дә әйттеләр. «Тылсымлы көзгеләр» күнегүендә катнашучылар кәгазь битләрендә фломастерлардан үзләрен өч көзгедә ясады: беренчесендә - кечкенә һәм куркып калган, икенчесендә – зур һәм күңелле, өченчесендә – бернәрсәдән дә курыкмаучы һәм көчле. Аннары ата-аналар: "Кайсы кеше матурырак? Син кемгә охшаган? Рәсем ясау процессында сездә нинди хисләр туды? » һ. б. сорауларга җавап бирделәр. Бу күнегү катнашучыларга үзләренә булган ышанычны арттырырга һәм борчуларны киметергә ярдәм итте.Җәмгыятьтә милләтара мөнәсәбәтләрне җайга салу өчен катнашучылар “Тынычлык образы – шәһәрчек” мозартикасын тутырдылар.
Дәрес ахырында, уңай шартлар тудырып, ярсытучы факторлар булдырмау, уңай кәеф тудыру максатыннан, психолог төркемдә катнашучылар белән «Диңгез яры» медитациясен үткәрде.