ЯҢАЛЫКЛАР


12
октябрь, 2020 ел
дүшәмбе

2020 нче елның 9 нчы октябре көнне балигъ булмаганнарның караучысызлыгын кисәтү һәм ялын оештыру кысаларында «SMS-балалар»профилактик волонтерлар отряды Түбән Каманың «Веста» үзәге белгечләре белән берлектә социаль хезмәт күрсәтүдә торучы гаиләләр өчен «Сәламәтлек бәйрәме» дигән чара үткәрделәр. Максаты: сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, физик культура һәм спорт белән кызыксынуны үстерү, бәйрәм атмосферасы тудыру.

2020 нче елның 08 нче октябре көнне балигъ булмаганнар арасында караучысызлыкны һәм хокук бозуларны профилактикалау эше кысаларында Түбән Каманың «Веста» үзәге социаль эш буенча белгече Марта Камалова 7 нче санлы социаль участокта 9 балигъ булмаган бала арасында «Мәгълүмат куркынычсызлыгын формалаштыру» технологиясе буенча «Дуслармы әллә френдлармы...» дигән төркемле дәрес үткәрде. Максаты: Интернетта таныш булмаган кешеләр белән аралашканда потенциаль рискны актуальләштерү, куркынычлыкларны ачыклау, челтәрдә үз коммуникацияләренең куркынычсызлыгын тәэмин итәргә өйрәнү.

2020 нче елның 10 нчы октябрендә ял көне клубы эше кысаларында Түбән Каманың «Веста» үзәге белгечләре Альфа мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә «Веста» үзәгендә социаль хезмәт күрсәтүдә торучы 32 балигъ булмаган бала өчен «Патша турында әкият» дигән мультипликацион фильм күрсәтү чарасы уздырдылар. Максаты: балаларның ялын оештыру, уңай тормыш җайланмаларын формалаштыру.

«Сәламәтлек баскычы» программасы кысаларында 2020 нче елның 08 нче октябрендә Түбән Каманың «Веста» үзәге белгече Ирина Кожевникова сәламәтлек буенча мөмкинлекләре чикләнгән 10 бала өчен «Ракета җибәрү» дигән төркемле дәрес үткәрде. Максаты: хәрәкәт итү күнекмәләрен үстерү, хәрәкәтләрне координацияләү, яңа хәрәкәт тәҗрибәсен алу, үз-үзеңә карата уңай мөнәсәбәт формалаштыру.

Татарстан Республикасында социаль ярдәмгә мохтаҗ балалар тәрбияләүче гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтүнең нәтиҗәле практикаларын үстерү буенча чаралар комплексын тормышка ашыру кысаларында Түбән Каманың «Веста» үзәгендә «Бакчачылык» юнәлеше буенча хезмәт белән тернәкләндерү кабинетында «Декоратив куаклар төрләре, аларны карау» темасына чираттагы дәрес үткәрде. Максаты: декоратив куаклар, аларны карау турында белемнәрне ныгыту.

«Радуга» Бөгелмә комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге базасында сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән һәм инвалидлыгы чикләнгән балалар өчен «Ачык дөнья» клубы эшли. Клуб эшчәнлегенең төп бурычларыннан берсе - төркем, уен эшчәнлеге шартларында балаларны социализацияләү һәм аларның иҗади үсеше. Социаль педагог Ольга Лукашова "Арт-тренинг" һәм "Игротерапия" технологияләрен кулланып, балигъ булмаганнар өчен "Көз бүләкләре" төркемле дәресе оештырды.

Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен «Без бергә» дип исемләнгән клубның яңа иҗат сезоны ачылды.

Өлкәннәр декадасы кысаларында Менделеевск «Өмет Яры» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә өлкән яшьтәге гражданнар өчен хәйрия акцияләре узды. Үткәрелә торган чараларның максаты – өлкән буын кешеләренә көнкүреш проблемаларын хәл итүдә ярдәм күрсәтү, аларның ялын оештыру.


11
октябрь, 2020 ел
якшәмбе

Сәяхәт... бер адымнан башлана.


9
октябрь, 2020 ел
җомга

«Үсеш» клубы кысаларында 2020 елның 08 нче октябре көнне Түбән Каманың «Веста» үзәге социаль педагогы Олеся Минһаҗетдинова социаль хезмәт күрсәтүдә торучы 10 балигъ булмаган бала өчен «Уңыш бәйрәме» дигән төркемле дәрес үткәрде. Максаты: табигатьтәге сезонлы үзгәрешләр турында белемнәрне ныгыту, балаларның көз бүләкләре турында күзаллауларын гомумиләштерү һәм системалаштыру, танып-белү кызыксынуларын һәм иҗади активлыкны арттыру.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International