ЯҢАЛЫКЛАР


26
октябрь, 2020 ел
дүшәмбе

2020 елның 26 октябрендә Югары Утар акылга зәгыйфь булган балалар йорты интернатында тәрбияче Садыков И.Г.балаларга яраткан мультфильмнарын күрсәтте.

2020 елның 26 октябрендә Югары Утар акылга зәгыйфь булган балалар йорты интернатында тәрбияче Садыков И.Г.балаларга яраткан мультфильмнарын күрсәтте.

            Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек»инвалидларны тернәкләндерү    үзәгендә көндезге булу бүлегенең культорганизаторы Людмила Пинчук социаль хезмәт алучылар өчен сабын әзерләү буенча мастер-класс үткәрде.

Инвалидлар һәм пенсионерлар өчен туризм-реабилитациянең аерым бер төре, ул кешеләрне ял итү өчен, мораль һәм физик көчләрне яңадан торгызу өчен кирәк булган хәрәкәтне күз алдында тота.

Чепья авылында урнашкан “Наз” социаль тернәкләндерү бүлекчәсендә сәламәтлекләрен ныгытучылар белән уңыш ягъни “Сөмбелә” бәйрәме  уздырылды. Элек электән халык “Сөмбелә” бәйрәмен аеруча көр күңел белән җырлап, биеп, уеннар белән үткәрә торган булган.

Питрәчнең «Шатлык» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында кече төркем тәрбияләнүчеләре белән «Көзге кәрҗин»дигән Көзге күңел ачу чарасы үткәрелде.

2020 нче елның 23 октябрендә Балтачның «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре Гөлшат Сәлахова һәм Рузилә Рамазанова Бакый Зыятдинов исемендәге Карадуган гимназиясе базасында «Бергә күңелле» клубы эшчәнлеге кысаларында мөмкинлекләре чикләнгән 12 бала белән «Спортлы Татарстан» дигән  шөгыль үткәрделәр.

Россия тарихы истәлекле вакыйгаларга бай. Хәрби тарихның истәлекле даталары проектын тормышка ашыру кысаларында социаль хезмәт алучылар Наваринский сугыш турында лекция тыңладылар. Мондый чаралар тарихка карата хөрмәт һәм кызыксыну уята.

«Шатлык» приютында тәрбияче Галимҗанова Л.М. өлкән төркем балалары белән «Балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютларда яшәүче балалар арасында татар телендә шигырь укучылар конкурсы» үткәрде. Конкурсның максаты: сәләтле балаларны ачыклау, татар шигъриятенә кызыксыну уяту.

Бәйге бик җанлы үтте. Тәрбияләнүчеләр зур теләк белән катнаштылар, читтә калучылар булмады. Аларның чыгышларында татар шагыйрьләренең иҗатына мәхәббәт сизелә иде.


23
октябрь, 2020 ел
җомга

Алабугада социаль куркыныч хәлдәге гаиләләргә автоном янгын хәбәрчеләрен урнаштыру дәвам итә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International