Чепья авылында урнашкан “Наз” социаль тернәкләндерү бүлекчәсендә сәламәтлекләрен ныгытучылар белән уңыш ягъни “Сөмбелә” бәйрәме уздырылды. Элек электән халык “Сөмбелә” бәйрәмен аеруча көр күңел белән җырлап, биеп, уеннар белән үткәрә торган булган.
“Наз” тернәкләндерү бүлекчәсендә дә бу бәйрәм уен-тамаша формасында барды. Әлеге кичә сәламәтлекләрен ныгытучылар көче белән әзерләнгән “Шалкан” курчак әкияте белән башланып китте. Кичәбезнең төп кунагы Сөмбелә иде. Әлбәтта инде ул буш кул белән килмәде, яңа пешкән хуш исле түгәрәк икмәктән дә авыз иттерде, кәрҗин тулы көзге уңыштан да өлеш чыгарды. Моның өчен бары табышмакларга дөрес җавап кына бирәсе булды. Бәйрәм җыр - бию белән үрелеп барды.
Сәламәтлекләрен ныгытучылар матур теләкләр әйтешеп, киләсе елга да мул уңышлы Сөмбеләне кунакка чакырып калдылар.