«Шатлык» приютында тәрбияче Галимҗанова Л.М. өлкән төркем балалары белән «Балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютларда яшәүче балалар арасында татар телендә шигырь укучылар конкурсы» үткәрде. Конкурсның максаты: сәләтле балаларны ачыклау, татар шигъриятенә кызыксыну уяту.
Бәйге бик җанлы үтте. Тәрбияләнүчеләр зур теләк белән катнаштылар, читтә калучылар булмады. Аларның чыгышларында татар шагыйрьләренең иҗатына мәхәббәт сизелә иде.