«Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә сабын ясау буенча мастер- класс

2020 елның 26 октябре, дүшәмбе

            Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек»инвалидларны тернәкләндерү    үзәгендә көндезге булу бүлегенең культорганизаторы Людмила Пинчук социаль хезмәт алучылар өчен сабын әзерләү буенча мастер-класс үткәрде.

        Мастер-классның максаты: сабын ясау тарихы белән таныштыру, аның составын белү, үз куллары белән сабын ясарга өйрәнү.

        Чара башында социаль хезмәт   алучылар Петр 1 белгечләренең  үсемлек көленә  хайван мае кушып сабын ясауларын, сабын йомшак булсын өчен төрле үсемлек майлары кулланулары белән таныштылар. Соңыннан төрле компонентлар өстәү юлы белән, сабынның төрле төрләре барлыкка килүен белделәр.

        Көндезге булу бүлеге  социаль хезмәт алучылары төрле төр сабыннарның  төрле төрләре һәм составы  белән таныштылар. Алар, белгеч җитәкчелегендә, сабынны үз куллары белән ясадылар.

      Чара ахырында социаль хезмәт алучылар кәефләренең яхшыруын билгеләп үттеләр.

            Чарада дүрт кеше катнашты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International