Алабугада социаль куркыныч хәлдәге гаиләләргә автоном янгын хәбәрчеләрен урнаштыру дәвам итә.
Алабуга муниципаль районындагы “Доверие” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре күзәтү эшчәнлеге һәм профилактик эш бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә авыр тормыш хәлендә булган балалар яшәгән 14 гаиләгә автоном янгын хәбәрчеләре урнаштырдылар. Әлеге акция район башкарма комитеты акчасына үткәрелә. Эш барышында гаилә әгъзаларына янгын чыккан очракта үзеңне ничек тотарга, ничек эш итәргә кирәклеге турында тагын бер кат сөйләделәр, ашыгыч хезмәтләрнең номерларын искә төшерделәр, янгын куркынычсызлыгы чараларын үтәү буенча белешмәлекләр тапшырдылар.