Балтачка Экскурсия

2020 елның 26 октябре, дүшәмбе

Инвалидлар һәм пенсионерлар өчен туризм-реабилитациянең аерым бер төре, ул кешеләрне ял итү өчен, мораль һәм физик көчләрне яңадан торгызу өчен кирәк булган хәрәкәтне күз алдында тота.

«Социаль туризм» социаль программасын тормышка ашыру кысаларында агымдагы елның 23 октябрендә Чепья авылында урнашкан “Наз” социаль тернәкләндерү бүлекчәсендә сәламәтлекләрен ныгытучылар «Сабантуй» ял паркында һәм «Ватан сугышчылары» паркында булдылар. Мондый экскурсияләр, аерым алганда, туган якны өйрәнү һәм тарихи объектлар белән танышу, индивидуаль интеграциянең һәм социализациянең алыштыргысыз өлеше булып тора.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International