ЯҢАЛЫКЛАР


27
октябрь, 2020 ел
сишәмбе

Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәт алучылар өчен психолог Чулпан Галләмова  «Аралашу вакытында тискәре хис-кичерешләрдән саклану  техникалары» дигән темага мини-тренинг үткәрде.


26
октябрь, 2020 ел
дүшәмбе

2020 нче елның 23 нче октябре көнне 9 нчы санлы социаль участогында Түбән Кама «Веста» Үзәгенең социаль эш буенча белгече Гөлназ Веселовская Татарстанның 100 еллыгына багышланган "Татарстан тарихы" дигән чара үткәрде. Максат: балаларның туган як турында булган белемнәрне киңәйтү, патриотизм, үз илең, халкың өчен горурлык хисе тәрбияләү. Әлеге чарада социаль хезмәт күрсәтелүче 7 бала катнашты.

Балигъ булмаганнарга патриотик тәрбия бирү эше кысаларында «Веста» Үзәгенең социаль эш буенча белгече Ольга Плаксина 11 нче санлы социаль участогында социаль хезмәт күрсәтүдә торучы балалар өчен «Сугышта катнашучы хайваннар» дигән дәрес үткәрде.

Дәреснең максаты: сугыш вакытында хайваннар һәм кешеләр кылган гамәлләрнең әһәмиятен аңлауга ярдәм итү.

Мамадыш районындагы «Забота» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге «Сәламәтлек йорты» проекты буенча  планлаштырган эшен дәвам итә.

           Специалистлар  Яңа Чишмә интернат-йортында яшәүчеләр белән бергә көн саен дәресләр үткәрәләр, һәркемгә вакыт һәм игътибар бирергә тырышалар. Шәфкать туташы Шилова Ольга иртәнге зарядка уздыра, һәр көнне гимнастиканың төрле төрләрен тәкъдим итә. Мәсәлән: үпкәләрне ныгыту өчен гимнастика, яшәртү гимнастикасы, скандинавия йөреше. Бу күнегүләрдә иң мөһиме-өлкән яшьтәге кешеләрнең иң йомшак якларын активлаштыру. Күнегүләрнең төрле төрләрен үтәп, бер үк вакытта когнитив яктан бозуларны профилактикалау да үткәрелә.

Безнең заманда компьютерны белү - зарурлык. Чөнки, компьютер грамотасы, өлкән яшьтәге кешеләргә һәм инвалидларга озак вакыт чиратларда тормаска мөмкинлек бирә, ә шәхси кабинет аша, өйдән чыкмыйча гына барлык коммуналь хезмәтләрне түләргә ярдэм итэ.

Яңа Чишмә районы “Кайгырту” үзәге белгечләре Яңа Чишмә урта мәктәбе белән берлектә сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан “Хәрәкәттә-бәрәкәт” дигән чара үткәрделәр. 

«Демография» милли проекты кысаларында «Өлкән буын» проекты авыл җирендә яшәүче 65 яшьтән өлкәннәребезгә диспансеризация узу өчен медицина учреждениеләренә килергә, шул исәптән аерым социаль әһәмияткә ия булган йогышлы булмаган авыруларны ачыклау өчен, өстәмә скрининглар үткәрергә, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының «Родник» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең бар унгайлыклары булган "LADA" Largus» автотранспорты өлкән яшьтәге гражданнарны медицина учреждениеләренә алып киләргә мөмкинлек бирде.

2020 елның 26 октябрендә Югары Утар акылга зәгыйфь булган балалар йорты интернатында тәрбияче Садыков И.Г.балаларга яраткан мультфильмнарын күрсәтте.

2020 елның 26 октябрендә Югары Утар акылга зәгыйфь булган балалар йорты интернатында тәрбияче Садыков И.Г.балаларга яраткан мультфильмнарын күрсәтте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International