Югары Утар акылга зәгыйфь булган балалар йорты интернатында яраткан мультфильмнарны карау.

2020 елның 26 октябре, дүшәмбе

2020 елның 26 октябрендә Югары Утар акылга зәгыйфь булган балалар йорты интернатында тәрбияче Садыков И.Г.балаларга яраткан мультфильмнарын күрсәтте. Максат: балаларда мультипликация серләре турында күзаллаулар , сәнгать күнекмәләрен һәм осталыкларын формалаштыру, танып-белү активлыкларын, иҗади сәләтләрен үстерү, мультфильм персонажларына карата кызыксыну тәрбияләү. Яраткан мультфильм персонажлары- балаларнын дуслары. Персонажлар балаларга нәрсә яхшы, нәрсә начар икәнлекләрен өйрәтәләр. Психологлар раслаганча, мультипликация - ул яшь талантларның иҗади сәләтләрен ачуның бик яхшы ысулы. Балалар мультфильм геройларын бик яраталар.Мультфильмнарны караганнан соң, балалар зур кызыксыну белән рәсем ясадылар, пластилиннан персонажлар әвәләделәр, рәсемнәрдән яраткан мультфильм геройларын кистеләр. Балалар әлеге шөгыльдән бик канәгать калдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International