ЯҢАЛЫКЛАР


9
ноябрь, 2020 ел
дүшәмбе

2020 елның 8 ноябрендә «Кайгырту» приюты тәрбиячесе Якупова В.Т. 12 кешедән торган мәктәп яшендәге балалар белән «Коронавирус турында-балаларга»дигән видеороликны карау оештырды.

Максаты: - балаларны үз сәламәтлекләре һәм тирә-юньдәгеләрнең сәламәтлеге өчен җаваплылык юнәлешендә тәрбияләү, сәламәтлекне саклау нормаларын һәм кагыйдәләрен үтәү.

Бурычлары:

-балаларда коронавирус йогышы,үзенчәлекле билгеләре һәм аны профилактикалау турында күзаллаулар формалаштыру;

-балаларның сәламәтлек өчен санитар-гигиеник чаралар әһәмияте турында күзаллауларын беркетү;

- үз сәламәтлегеңне кайгырту ихтыяҗын үстерү.

     5.11..20 елны «Кайгырту »приютында тәрбияче Карамзина О.В. балалар белән«Тату парлар», «Йөгерешле  - куышлы» хәрәкәтле уеннары үткәрде. Максат: үз гамәлләрен иптәшләренең гамәлләре белән килештерергә, координацияләү сәләтен камилләштерергә өйрәтү.  Игелеклелек һәм ярдәмләшү хисе  тәрбияләү.

2020 елның 8 ноябрендә «Кайгырту» приюты тәрбиячесе Лифанов Виктор Владимирович мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән (9 бала) электр приборлары турында гомуми күзаллау бирү максаты белән «Электр приборлары» дигән танып-белү дәресе үткәрде.

Бурычлары:

- электр приборлары белән таныштыру;

- көнкүрештә электр приборлары белән эш иткәндә куркынычсызлык кагыйдәләрен өйрәнергә;

- балаларда электр приборлары белән саклык хисе тәрбияләү.

2020 елның 7 ноябрендә «Кайгырту» приюты тәрбиячесе Якупова В.Т.  12 кешедән торган мәктәп яшендәге балалар белән Кызыл китап битләре буйлап сәяхәт үткәрде.

Максат: тәрбияләнүчеләрне Кызыл китапның барлыкка килү тарихы белән таныштыру, дәүләт документы буларак, Кызыл китап турында күзаллау формалаштыру.  Кызыл китапка кертелгән үсемлекләр һәм хайваннар турында белемнәрне гомумиләштерү. Кызыксынучанлык,табигатькә сакчыл караш тәрбияләү.

«Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү   үзәгендә хезмәт буенча инструктор  Мәдинә Хаҗарова социаль хезмәт алучылар өчен гәҗиттән торбачыклар ясау һәм аларны үрү буенча мастер-класс үткәрде.

«Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә «өлкән яшьтәге кешеләрне һәм инвалидларны карау мәктәбе»нең яңа төркеме белән дәресләр башланды.

 

Тукай   районының  картлар  һәм   инвалидлар    интернат-йортында Рәсәйдэ истэлекле көн« 7 нче ноябрь - Россиядә Хәрби дан көне, 1941 елның  Кызыл мәйданында узган  Парад »турында видеоролик карау.         

Россиядә Халыклар бердәмлеге көнен бәйрәм итүгә багышланган «Без бер ил» дигән төркемле дәресне 2020 нче елның 5 нче ноябре көнне 12 нче социаль участогында Россия бәйрәме,аның әһәмияте турында күзаллауны формалаштыру максатыннан Түбән Каманың «Веста» үзәгенең социаль эш буенча белгече Диләрә Борисова үткәрде.


8
ноябрь, 2020 ел
якшәмбе

Горбунова Клавдия Александровна 1929 елның 21 декабрендә туа. Ул Баулы районының тыл хезмәтчәне


6
ноябрь, 2020 ел
җомга

Татарстан Республикасы Конституциясе көне.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International