Хәрәкәтчән уеннар: «Тату парлар», «Йөгерешле - куышлы». Алексеевск «Кайгырту» приюты.

2020 елның 9 ноябре, дүшәмбе

5.11..20 елны «Кайгырту »приютында тәрбияче Карамзина О.В. балалар белән«Тату парлар», «Йөгерешле  - куышлы» хәрәкәтле уеннары үткәрде. Максат: үз гамәлләрен иптәшләренең гамәлләре белән килештерергә, координацияләү сәләтен камилләштерергә өйрәтү.  Игелеклелек һәм ярдәмләшү хисе  тәрбияләү.

     Башта тәрбияче балаларны уен кагыйдәләре белән таныштырды,  санау юлы белән йөртүчене сайладылар. Бу уеннарда балалар сигнал буенча эшләргә өйрәнәләр, йөртүченең абруена буйсыналар. Чөнки нәкъ менә уен игътибар, тәвәккәллек үсешенә ярдәм итә, хәрәкәтләрнең тизлеген һәм координациясен камилләштерә. Барлык балалар да яхшы уйнадылар: җитез, елгыр, игътибарлы булдылар, афәрин.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International