Россиядә Халыклар бердәмлеге көнен бәйрәм итүгә багышланган «Без бер ил» дигән төркемле дәресне 2020 нче елның 5 нче ноябре көнне 12 нче социаль участогында Россия бәйрәме,аның әһәмияте турында күзаллауны формалаштыру максатыннан Түбән Каманың «Веста» үзәгенең социаль эш буенча белгече Диләрә Борисова үткәрде.
Дәрес белгечнең ел саен 4 ноябрьдә билгеләп үтелә торган «Халыклар бердәмлеге көне» бәйрәменең барлыкка килүе турында сөйләвеннән башланды. Аннан соң “Минем Россия” дигән викторина үткәрелде. Балалар тарихи сорауларга, табышмакларга актив җавап бирделәр, Туган ил турында мәкальләр һәм әйтемнәрне искә төшерделәр, О.Газманов башкаруында «Без бергә» җырын тыңладылар.
Дәрес ахырында балалар халык бердәмлегенең асылы нидә һәм бердәмлек ни өчен кирәк дигән сорауга җавап бирделәр.